Минем җырым (икенче вариант)

Үксезләргә җылы бирсен,
Җылы бирсен минем җырым.
Дус һәм иптәш, ялгызларга
Булсын иде минем җырым.

Канатсызга канат куйсын,
Канат куйсын минем җырым.
Гашыйкларны йолдызларга
Алып менсен минем җырым.

Дус дип йөргән җан-дусларың,
Җан-дусларың бер көн сатса,
Авыр чакта минем җырым,
Минем җырым дустың булыр.

Сөйгән ярның йөрәгеңә,
Йөрәгеңә бозлар салса,
Йөрәк бозып эретердәй,
Эретердәй табармын җыр!

Ерак юлда адашканга
Җырым тапсын хаклык юлын.
Тәкъдирләрдән коткарырлык
Илаһи көч булсын җырым.

Юлларында абынганга
Һәрчак сузам ярдәм кулын.
Үлемнәрдән коткарырлык
Бер йотым су булсын җырым.

Оставьте комментарий