Моң агыла

Моң уяна сизгер күңелләрдә, Канатланып зәңгәр күкләргә. Сулар һава, эчәр су шикелле, Җыр да кирәк гомер итәргә. Чыңрый курай, Чиртә кубыз, Моңландыра тальяннар. Шаулап үтсен безнең көннәр, Тыныч тусын ал таңнар! Моң агыла уйчан күңелләрдән, Нурлар сибелгәндәй кояштан. Җырлар булып, күпме буат аша Үткән белән бүген тоташкан. Чыңрый курай, Чиртә кубыз, Моңландыра тальяннар. Шаулап үтсен … Читать далее

Моң канаты күңелләрдә

Сандугачлар сайраганы,
Чишмәләр чылтыраганы.
Күңелләргә, мәңгелеккә,
Моңнар булып уелганмы?
Моңнар булып уелганмы?

Мәхәббәтем яши йөрәгемдә

Тагын бер яз синсез үтеп китте,
Синсез күзен ачты бөреләр.
Моңлы кошлар сайрый таң атканда,
Өзгәләнә шул чак күңелләр.