Минем җырым (беренче вариант)

Минем җырым язгы ләйсәннәрдә,
Минем җырым кояш нурында.
Минем җырым бөре булып тула
Куш каенның җылы куенында.

Минем җырым дөрли йөрәгемдә,
Күңелемнең чыңлый түрендә.
Минем җырым — сагыш, моң һәм сөю,
Яшел яшьлек, яшәү турында.

Минем җырым яшел үзәннәрдә,
Минем җырым тугай-болында.
Минем җырым борыла-сарыла аккан
Инешемнең көмеш чыңында.

Минем җырым дөрли йөрәгемдә,
Күңелемнең чыңлый түрендә.
Минем җырым — сагыш, моң һәм сөю,
Яшел яшьлек, яшәү турында.

Минем җырым кошлар сайравында,
Минем җырым бөдрә талларда.
Минем җырым эзләп табар мине,
Китсәм дә мин әллә кайларга.

Минем җырым дөрли йөрәгемдә,
Күңелемнең чыңлый түрендә.
Минем җырым — сагыш, моң һәм сөю,
Яшел яшьлек, яшәү турында.

Оставьте комментарий