Кирәк түгел, дисең

Килер идем мин каршыңа синең,
Ачар идем күңел серләремне.
Бирер идең кабат өмет уты,
Кабат сынап ярсу хисләремне.

Кирәк миңа игътибарың

Ярат мине, ярат сөеп-назлап,
Чәчләремнән сыйпа иң элек.
Жаныем, диеп жылы сүз дө әйтсәң,
Мин эрермен язгы бозлар кебек.

Кимсетмәгез ялгызларны

Әйтмәгезче җан өшеткеч сүзләр
Пар канатсыз, ялгыз калганнарга,
Сагыш төсе сары, сары чәчәкләрне
Бүләк итә күрмәгез аларга.

Килерсеңме

Килерсеңме икән — килерсеңме?
Күзләреңә генә карар идем.
Тел тибрәтеп бер сүз әйтмәсәң дә,
Аңлар идем сине, аңлар идем.

Килче яннарыма елмаеп

Кулларыңны баш астыма салчы,
Буынымның китәр талчыгы.
Син янымда мине саклар идең,
Ә мин, исә, нечкә тал чыбык.

Килче иркәм

Бер күрүдә гашыйк булдым,
Сихырлап киттең.
Әйтер сүзем әйтә алмадым,
Кәефсез үттең.
Тик сагыш калды йөрәктә,
Ә син еракта.