Без барыбер бергә булырбыз
Син дә ялгыз, бугай, минем төсле,
Елмаюың тулы моң гына.
Рәсемеңне кысам күкрәгемә —
Синнән өлеш миңа шул гына.
Син дә ялгыз, бугай, минем төсле,
Елмаюың тулы моң гына.
Рәсемеңне кысам күкрәгемә —
Синнән өлеш миңа шул гына.
Картаясың инде әллә, әнкәй,
Маңгаеңда арта сырларың.
Ачулана торгансыңдыр инде,
Язмадың дип миңа җырларың.
Оныт мине әгәр булдыралсаң,
Оныт сине өзелеп сөйгәнне.
Киткән юлларыңнан күз алалмый
Кайтыр микән диеп көйгәнне
Оныт, оныт сине сөйгәнне.
Шәмдәлемдә соңгы шәле сүнде,
Аерылыштык, җылы калмаган.
Син минеке, мин синеке булып,
Икебезгә яшәү язмаган.
Эрер идем синең кочагыңда,
Сагынудан өзелә үзәгем.
Таңнар туа, көннәр синсез үтә,
Әллә юкмы сиңа кирәгем?