Китмә, сөю!

Китмә, сөю, китмә күңелемнән,
Ялгызлыкка мине ташлама.
Күрәсеңме, язның назлавына
Пар тургайлар ничек шатлана.

Китмә син

Сөйләшеп сүзләр дә бетмәгән,
Җырлыйсы җырлар да бар әле,
Китмә син үпкәләп, китмә син,
Янымда мәңгегә кал әле!

Китмә очып, аккошкаем!

Күл өстендә ялгыз аккош — 
Ул югалту, әллә табыш. 
Аның сыны шундый таныш. 
Йөрәгемдә якты сагыш. 

Китмә (өченче вариант)

Юлларыңа учак ягам, шул учактай дөрләп янам,
Күләгәдәй саклап барам, кайда булсаң — шуннан табам.
Күзләремдә синең күзләр, бик күп әле әйтер сүзләр,
Сүзләреңне юкка сипмә, китмә, китмә!

Китмә (икенче вариант)

Канатлар да каерылмасын,
Йөрәкләр дә аерылмасын,
Кара кашлар китмә, китмә.
Ул бит синең яшьлек таның,
Өзелеп сөгән тәүге ярың,
Боектырма, ялгыз итмә.

Китмик әле яшьлек иленнән

Еллар да һәм гасырлар да уза,
Картаябыз без дә, дисеңме?!
Ә мин бер дә картаймыймдыр кебек,
Яшәрәмдер генә шикелле.