Күзяшь күле
Күзяшь күле дулкынлана
Күңелем тулган саен.
Ничек итеп коткарыймын
Дулкынга төшкән айны.
Күзяшь күле дулкынлана
Күңелем тулган саен.
Ничек итеп коткарыймын
Дулкынга төшкән айны.
Эх, кычкырып бер еларга иде
Әнкәемнең ятып кулына.
Ул йөрәге белән аңлар иде
Нинди кайгы төшкән улына.
Күл буенда камышлар
Шашып шаулыйлар.
Мәхәббәтсез кешеләр
Яши алмыйлар.