Кирәк миңа игътибарың

Ярат мине, ярат сөеп-назлап,
Чәчләремнән сыйпа иң элек.
Жаныем, диеп жылы сүз дө әйтсәң,
Мин эрермен язгы бозлар кебек.

Миңа әллә ни күп кирәкми,
Житә миңа җылы карашың.
Мине чиксез бәхетле итәр өчен
Игътибарың кирәк, җанашым.

Бер каравың җитә күзләремә,
Карашыңнан аңлыйм мин сине.
Мин сине шашыплар яратам,
Син дө шулай яратчы мине.

Миңа әллә ни күп кирәкми,
Житә миңа җылы карашың.
Мине чиксез бәхетле итәр өчен
Игътибарың кирәк, җанашым.

Җан атып яшим бары сиңа гына,
Сусаганда эчәр суым син.
Бу дөньяда син булганга гына,
Синең өчен генә тудым мин.

Миңа әллә ни күп кирәкми,
Житә миңа җылы карашың.
Мине чиксез бәхетле итәр өчен
Игътибарың кирәк, җанашым.

Оставьте комментарий