Каерма канатың (Пар канатлар, Ташлама)

Пар чәчәкләр гөлдә,
Пар аккошлар күлдә,
Пар сандугач булса — җыр матур.
Ярыңнан аерылып.
Канатың каерылып,
Калсаң сине кемнәр юатыр.

Каеннарга сарган мәхәббәтем

Сирпеп карап үзәкләрне өзде
Сагыш тулы моңсу күзләрең.
Каеннарга сарган мәхәббәтем
Өзелеп көтә сине, гүзәлем.

Каеннар янында

Нинди утта янганымны
Үзем генә белимме мин?
Нишләргә дип, киңәш сорап
Каеннарга киләмме (сөйлимме) мин?

Каеннар арасында

Ак каеннар арасына,
Ак каеннар янына
Кереп киттең син йөгереп,
Әй кагына-кагына.
Сылу сының, ак күлмәгең —
Син аклыкка күмелдең.
Күзләремә син үзең дә
Каен булып күрендең.