Кадерле җан

Күзләреңне күрмәдем мин,
Тимәде кулың кулга.
Матур гөлләмәләр тотып
Чыкмадың никтер юлга.

Зыңлап тора тик бер сорау:
«Кайчан? Кайчан?»
Офыкларда пәйда булыр
Кадерле җан…

Бу тартылу гомерлекме,
Мәңгелекме бу тартылу?
Җирдә туфан калыкса да,
Тартылудан юк котылу.

Зыңлап тора тик бер сорау:
«Кайчан? Кайчан?»
Офыкларда пәйда булыр
Кадерле җан…

Араларда җил-давыллар,
Сәлам дә юк, хәбәр дә юк.
Кадерле җан дәшә сыман,
Уйларымнан юллар салып.

Зыңлап тора тик бер сорау:
«Кайчан? Кайчан?»
Офыкларда пәйда булыр
Кадерле җан…

Оставьте комментарий