Сирпеп карап үзәкләрне өзде
Сагыш тулы моңсу күзләрең.
Каеннарга сарган мәхәббәтем
Өзелеп көтә сине, гүзәлем.
Бергә булган назлы айлы кичләр
Чыкмыйлар шул бер дә исемнән.
Сиңа диеп моңлы бер җыр яздым,
Сәйләннәрдәй тезеп хисемнән.
Шул хисләрем алып килде менә
Син гүзәлем торган якларга.
Вәгъдә бирик бер дә аерылмаска,
Сөюләрне мәңге сакларга.