Казан — авыл арасы

Үсеп җиттек, авылдан
Чыгып китәсе килеп.
Эх, шул Казан дигәннәрен
Бер барып күрсәң, диеп.
Авылда бөреләнеп,
Казанда чәчәк атып,
Яшьнәп үстек, яшь гомерне
Гөрләтеп тә, шаулатып.

Казан (беренче вариант)

Бакчаларга уралып,
Башкаладан нур алып,
Гөрли Казан, матур Казан,
Үсә Казан нурланып.
Зур гигантлар күтәрелә
Йолдызларга үрелеп,
Йолдызларга үрелеп —
Бөтен илгә күренеп.

Каеннарым

Каеннарым киткән саен (чакта),
Миңа кул изәп кала,
Авылымның тирә ягын
Каеннар бизәп кала.
Каеннарым киткән саен (чакта),
Миңа кул изәп кала (Моңаеп карап калам).
Кайгыларны, хәсрәтләрне
Каеннар урлап ала.