Каеннар янында

Нинди утта янганымны
Үзем генә белимме мин?
Нишләргә дип, киңәш сорап
Каеннарга киләмме (сөйлимме) мин?

Эй, каеннар, сез дә әллә
Өзелеп-өзелеп сөйдегезме —
Минем кебек, мәхәббәтнең
Ялкынында көйдегезме?..

Ак каеннар яшел шәлен
Сарыларга алыштырган, —
Нинди уйлар каеннарны
Сарыларга сабыштырган?

Эй, каеннар, сез дә әллә
Өзелеп-өзелеп сөйдегезме —
Минем кебек, мәхәббәтнең
Ялкынында көйдегезме?..

Каенкайлар яфрак коя,
Юатып, соң, ни әйтимен?!
Берчә күңеле өшеп китә,
Берчә яна йөрәккәем.

Эй, каеннар, сез дә әллә
Өзелеп-өзелеп сөйдегезме —
Минем кебек, мәхәббәтнең
Ялкынында көйдегезме?..

Оставьте комментарий