Каеннар арасында

Ак каеннар арасына,
Ак каеннар янына
Кереп киттең син йөгереп,
Әй кагына-кагына.
Сылу сының, ак күлмәгең —
Син аклыкка күмелдең.
Күзләремә син үзең дә
Каен булып күрендең.

Кайсы каен да, кайсы син,
Аералмый тик торам.
Ялгыш каенны кочканмын,
Мин аны син дип торам.

Каеннар белән шаярып
Озаклап уйнадыгыз.
Ахрысы, мине бөтенләй
Күрми дип уйладыгыз.
Сылу сының, ак күлмәгең —
Син аклыкка күмелдең.
Күзләремә син үзең дә
Каен булып күрендең.

Кайсы каен да, кайсы син,
Аералмый тик торам.
Ялгыш каенны кочканмын,
Мин аны син дип торам.

Оставьте комментарий