Ялгызлыкка ничек түзәргә

Күңелем белән һаман сине көтәм,
Йөрәгем тик сиңа бәйләнгән.
Салкын көздә көтә-көтә арып,
Кисәк-кисәк бозга әйләнгән.

Ялгызларны кемнәр яратыр? (Ялгыз парлылар)

Безнең гомер шулай корылган:
Бәхетләргә сөю уралган.
Парлыларга ап-ак мәхәббәт
Толым-толым итеп үрелгән.

Ялгызлар

Зәңгәр күктә болыт елгалары,
Ага-ярлары булмаса да,
Күп кешеләр (бик күпләре) яши бу дөньяда,
Сөйгән парлары булмаса да.

Ялгыз учак

Ямьле язда әллә тугангамы,
Язлар килсә, яшьним, тереләм,
Өметемнең соңгы чаткысыннан
Дөрләп янган учак тергезәм.

Ялгыз калмагыз

Ялгызларның җыры моңлы була,
Ялгыз хәлен белми парлылар.
Яраланган гөлләр иртә шиңә
Шуңа микән бераз зарлылар.

Ялгыз итмә (беренче вариант)

Чорнап кына алды сары сагыш,
Яза бастым юлларымнан ялгыш,
Әйтерсең, мин хәзер ялгыз аккош,
Читкә илтмә әле син дә, язмыш.

Ялгыз итмә (икенче вариант)

Юк, соң түгел әле, соң түгел,
Күрештек бүген кабат.
Без бәхетле бергә генә,
Син ярат, мине ярат.
Ялгыз итмә син, ярат, мине ярат.
Ялгыз итмә син, ярат, мине ярат.