Ятим бала зары

Адаштың мәллә? Кайтмыйсың, әни,
Газиз балаңны ташлап киттең дә.
Барыбер сине сагынам, әни.
Җылы назыңны күрми үссәм дә.

Ялгыз болыт

Тәрәзәгә кемдер килеп: «Юл көтә!» — дигәч,
Күңелләргә җыелганны әйтәсем килгәч,
Далаларга чыгып күккә кычкырсам әгәр,
Мин әйтергә теләгәнне аңлармы күкләр?

Яз кирәк җаннарга

Кояш сипсә генә җылы нурын
Чәчкәләр ачалар таҗларын.
Җылыны һәм язларны сагыныптыр,
Кошлар да кайта бит язларын.

Якыннарга

Янда булган якыннарың —
Яшәүләрнең асыл мәгънәсе.
Һәрвакытта якыннарның
Шат йөзләрен килә күрәсе.
Тормышларның аяз күген
Бәхетләргә килә лә төрәсе.