Болгарым, минем Ватаным

Болгар буйларында җәйрәп яткан
Киң далада үсә кылганнар.
Дошманнардан саклап газиз илен
Бабаларым һәлак булганнар.

Туган җирем (икенче вариант)

Чияле тау…Юкә урманы… 
Бәпкә үлән баскан урамы… 
Кышкы көннең салкын бураны… 
Мин шушында, дуслар, туганмын. 

Көзләремә кереп барам

Гомер дисбесенең төймәләрен
Бер-бер артлы алга тартамын.
Җиләк кебек чагым-яшьлегемне,
Җәйләремне инде озатамын.

Бергә атлыйк тормыш юлыннан

Синең янда булып, кулга кулны тотып,
Җитәкләшеп килә йөрисе .
Җан җылыңны тоеп, карашыңнан оеп,
Каушавыңны әллә белмисең.

Ярдәменнән Ходай ташламас

Ике күзе тулы яшь кенә,
Сызлану үтеп үзәгенә!
Һәр яңа көн — көрәш мәйданы,
Тешне кысып кирәк түзәргә!

Ап-ак карлар

Ап-ак карлар ява,
Ап-ак карлар ява,
Юлларыма салып ак келәм.
Ап-ак чәчәкләрдәй (ап-ак чәчәкләр кебек)
Яуган ап-ак карлар
Безгә бәхет килтерсен диям.