Яшьлегем урамнары
Төшләремә бик еш керә
Яшьлегем урамнары.
Ак бураннарга төренеп,
Эх, берәр ураулары!..
Төшләремә бик еш керә
Яшьлегем урамнары.
Ак бураннарга төренеп,
Эх, берәр ураулары!..
Тормыш диңгезләрен кичкән чакта
Җил-давылдан мине сакладың.
Җылы сүзләр җаным тулы булды
Тик әйтергә чара тапмадым.
Иркәләп һәм сөеп кенә
Үстерә әнкәй гөлләр.
Әнкәй догасыннан тора
Алдагы безнең көннәр.
Пар үскән ике чыршының
Сорамагыз сез яшен.
Йөрәк тә бит чыршы кебек,
Ул, яшьлектәй, гел яшел.
Ниләр булды икән, таңга кадәр иркәм
Сагыш тулы бер моңны уйнадым.
Гармун белән бергә күңел өзгәләнә,
Аерылу көе дип уйладым.
Ялгызларның җыры моңлы була,
Ялгыз хәлен белми парлылар.
Яраланган гөлләр иртә шиңә
Шуңа микән бераз зарлылар.
Бәхетеңне балкытырга
Йолдыз булып янармын.
Яңгыр булып явармын да
Юлларыңа тамармын.