Бик сагынган чаклар була сине

Бик сагынган чаклар була сине,
Тугры Тукай, тугры Габдулла.
Ай күрде дә, кояш алды сине
Мәңге янар өчен халкыңа.

Бик сагынган чакларымда

Бик сагынган чакларымда
Төшләремә керсәңче.
«Сагыш төсе нинди була?» —
Йөзләремдә күрсәңче! Әе! (Әе, әе!)
«Сагыш төсе нинди була?» —
Йөзләремдә күрсәңче!

Бик сагындым (икенче вариант)

Гомеркәем үтә еракларда,
Сагындырган дуслар, туганнар.
Туган якны ташлап китмәсәң дә,
Йөртә бит ул язмышлар.

Бик сагындым сине, яшьлегем

Бик сагындым сине, яшьлегем,
Сагышларым баса иңнәргә.
Бер кайтасы иде яңадан,
Гомер язындагы көннәргә.
Бик сагындым сине, яшьлегем.
Бик сагындым сине, яшьлегем,
Сагынгандай кошлар язларны.
Бер тоясы иде яңадан,
Шул язларда калган назларны.
Бик сагындым сине, яшьлегем.

Бир син бер хәбәр

Яшьлек таңында
Елга ярында
Кабат кайтыр дип, мин сине көттем.
Карап күзгә күз,
Әйтмичә бер сүз
Күрешербез диеп мин өмет иттем.

Болай булмас әле гел генә

Җәйләр үткәч, ялгыз каен үкси,
Үзәкләре сызлый уелып.
Үзенә иш көтеп яши сыман,
Җилләр куенына сыенып.

Бу кырлар, бу үзәннәрдә

Бу кырлар, бу үзәннәрдә минем
Эзләрем бик иртә салынган.
Кайтам, кайтам туган якларыма —
Талларыма хәтле сагынган.