Бик сагынган чаклар була сине

Бик сагынган чаклар була сине,
Тугры Тукай, тугры Габдулла.
Ай күрде дә, кояш алды сине
Мәңге янар өчен халкыңа.

Үзем өчен түгел, синең өчен
Үз бакчамда саклыйм бер гөлне.
Ай күрде дә, кояш алды сине,
Булдың бигрәк кыска гомерле.

Исмең синең искә төшермәгән
Минутларым минем бик сирәк.
Мин үзем дә белмим ни өчендер,
Бу җаныма көн дә син кирәк.

Оставьте комментарий