Борчылма

«Оча алмый самолетлар,
Юлга чыкмый кошлар да»,
Дип уйлама, әгәр быел
Кайталмасам кышларда…

Борчылма, борчылма,
Куркытмас кара болыт,
Үтәлмәслек юллардан да
Кайтырмын буран булып.
Кайтырмын буран булып.

«Пароходлар китәлмичә
Торалардыр бәйләрдә»,
Дип уйлама, әгәр быел
Кайталмасам җәйләрдә…

Борчылма, кайтырмын,
Куркытмас кара болыт.
Салават күпере салып,
Кайтырмын яңгыр булып.
Кайтырмын яңгыр булып.

«Машиналар үтә алмас
Күмелгәндер эзләр дә»,
Дип уйлама, әгәр быел
Кайталмасам көзләрдә…

Борчылма, кайтырмын,
Куркытмас кара болыт,
Салкын көнеңне җылытып,
Кайтырмын җилләр булып.
Кайтырмын җилләр булып.

«Җәяүлеләр йөри алмый,
Очмый киек казлар да»,
Дип уйлама, әгәр быел
Кайталмасам язларда…

Борчылма, кайтырмын,
Куркытмас кара болыт,
Ераклардан яктырасың
Иң якын ара булып.
Иң якын ара булып.

Оставьте комментарий