Бик сагынган чакларымда

Бик сагынган чакларымда
Төшләремә керсәңче.
«Сагыш төсе нинди була?» —
Йөзләремдә күрсәңче! Әе! (Әе, әе!)
«Сагыш төсе нинди була?» —
Йөзләремдә күрсәңче!

Бик юксынган чакларымда
Коштай очып керсәңче.
«Көтү төсе нинди икән?» —
Карашымда күрсәңче! Әе! (Әе, әе!)
«Көтү төсе нинди икән?» —
Карашымда күрсәңче!

Бик өметсез чакларымда,
Миңа ялкын өрсәңче.
«Бәхет төсе нинди дисең?» —
Йөрәгемдә күрсәңче! Әе! (Әе, әе!)
«Бәхет төсе нинди дисең?» —
Йөрәгемдә күрсәңче!

Оставьте комментарий