Болай булмас әле гел генә

Җәйләр үткәч, ялгыз каен үкси,
Үзәкләре сызлый уелып.
Үзенә иш көтеп яши сыман,
Җилләр куенына сыенып.

Таба алмый ярын, таба алмый,
Аның хәлен аңлый кем генә?
Кайтыр мәхәббәтең, өмет өзмә,
Болай булмас әле гел генә.

Каен сагына шул гашыйкларның
Күңел түрендәге язларын.
Каеннарга килгән язлар сыман
Килсен иде сөю назларың!

Оставьте комментарий