Бик сагындым (икенче вариант)

Гомеркәем үтә еракларда,
Сагындырган дуслар, туганнар.
Туган якны ташлап китмәсәң дә,
Йөртә бит ул язмышлар.

Бик сагындым сезне, якташларым,
Бик сагындым, туган якларым.
Бик сагындым, күгәрчендәй гөрләп,
Кайта торсын җырым, хатларым.

Гомеркәем үтә еракларда,
Шулай язган тәкъдир, күрәсең.
Туган ягым, газиз туган ягым,
Төшләремә бик еш керәсең.

Бик сагындым сезне, якташларым,
Бик сагындым, туган якларым.
Бик сагындым, күгәрчендәй гөрләп,
Кайта торсын җырым, хатларым.

Гомеркәем үтә еракларда,
Өзгәләнеп яши йөрәгем.
Мизгелләрне санап еллар үтә,
Кайтам, дип, сиңа, төягем.

Бик сагындым сезне, якташларым,
Бик сагындым, туган якларым.
Бик сагындым, күгәрчендәй гөрләп,
Кайта торсын җырым, хатларым.

Оставьте комментарий