Бер син генә

Әллә нинди моңнар ишетәм
Сандугачлар тавышында.
Шатлыгым да,
Сагышым да
Тик син генә,
Бер син генә.

Әллә нинди чыңнар ишетәм
Салкын чишмә агышында.
Шатлыгым да,
Сагышым да
Тик син генә,
Бер син генә.

Еллар, моңнар… Гомерләрнең,
Күрәм, үтеп барышы ла…
Шатлыгым да,
Сагышым да
Тик син генә,
Бер син генә.

Оставьте комментарий