Аккошлар
Көзләрдән соң язлар килми,
Алда — салкын, ак кышлар.
Китәсез дә мени,
Китәсез дә мени,
Китәсез дә мени, аккошлар?
Көзләрдән соң язлар килми,
Алда — салкын, ак кышлар.
Китәсез дә мени,
Китәсез дә мени,
Китәсез дә мени, аккошлар?
Килде көткән язлар,
Күңел тулы назлар,
Киң аланнар гөлгә күмелә.
Үткәннәрне уйлап,
Бер аз яман сулап,
Килдем әле Аккош күленә.
Тайга юлларында тынды буран.
Киң яланнар тулып ак кар ява,
Сагыну тулы җырым сине эзли,
Чакыра сине бу ап-ак дөньяма.
Ап-ак карлар яуган кышкы көндә
Ак чәчәкләр тотып син килдең.
Яз ямьнәре бирде чәчәкләрең,
Яз кояшы булып син көлдең.
Ак кар ява, җем-җем килеп,
Керфекләргә сылана,
Күбәләктәй бөтерелеп,
Килеп төшә юлларга
Салкын тауда ачы җилләр исә,
Каен аяклары кар-бозда.
Ак каеным, син бик охшагансың
Керфекләре туңган яшь кызга.
Ак каеннар шаулый болында,
Әкрен генә җилләр искәндә;
Нурлы йөзең искә төшкәндә
Сагыну хисе таша җырымда.
Ак каеннар һаман ак кына,
Ак томаннар бөтте таралып.
Ак яулыгым җилгә җилбердәй,
Минем генә күңел яралы…
Җәй буена каеннарга
Серләремне сөйләдем.
Талгын җилгә кушылдым да,
Сагынуымны сөйләдем.
Яфраклары яшел ак каенның
Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы.
Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар,
Гөрләп тора һәр көн тау ягы.