Ах, чишмәкәй!

Туган телләремдә җырлый-җырлый
Чылтырап аккан чишмә буенда,
Талир тәңкәләрен чылтыратып,
Әнкәм йөргән төсле тоела.

Алтын читлек

Читлекләргә кошлар япмагыз сез,
Кош богавы — тимер читлек бит.
Газиз кошкайларга зәңгәр күксез,
Зәңгәр күксез яшәү читен бик.

Акчарлаклы күл

Пар чиләкләреңне чайкый — чайкый
Акчарлаклы күлдән су алдың.
Акчарлаклы күлдән су алганда
Нигә генә сиңа күз салдым.
Нигә генә сиңа күз салдым.