Ак чәчәкләр (икенче вариант)

Ап-ак карлар яуган кышкы көндә
Ак чәчәкләр тотып син килдең.
Яз ямьнәре бирде чәчәкләрең,
Яз кояшы булып син көлдең.

Ап-ак карлар яуган кышкы төндә
Тере чәчәк гүя, эндәшә.
Ап-ак чәчәк булып бу дөнъяда
Син мәхәббәт, яшә, мең яшә.

Ап-ак карлар яуган кышкы көндә
Ап-ак чәчәкләр өздең син кайдан?
Өзелгәндер кебек бу чәчәкләр
Яшьлектәге яшел тугайдан.

Ап-ак карлар яуган кышкы төндә
Тере чәчәк гүя, эндәшә.
Ап-ак чәчәк булып бу дөнъяда
Син мәхәббәт, яшә, мең яшә.

Оставьте комментарий