Үрмәкәем, сине сагынам

Сабый чагым минем искә төшә
Өфе буйларында йөргәндә.

Мин кайларда йөрсәм дә
Сиңа кайтам.
Авылым, мин сине яратам,
Үрмәкәем, сине сагынам.

Чылтырап ага синең суларың
Яз көннәрдә бозлар киткәндә.

Мин кайларда йөрсәм дә
Сиңа кайтам.
Авылым, мин сине яратам,
Үрмәкәем, сине сагынам.

Туган ягыма аяк белән бастым,
Рәхәтләнеп алдым сулышым.

Мин кайларда йөрсәм дә
Сиңа кайтам.
Авылым, мин сине яратам,
Үрмәкәем, сине сагынам.

Оставьте комментарий