Үпкәләмә (беренче вариант)

Гафу итче, тагын үпкәләттем,
Хәзер үзем шуңа үкенәм.
Ник җибәрдем сине яннарымнан,
Кичер мине, кичер, үтенәм.

Көтә-көтә түземлегем беткәч,
Эзләп чыктым сине юлларга.
Тик юлларда җилләр генә йөри,
Синең эзләрең дә юк анда.

Кабат килереңне сизгәнгәме,
Күңелем һаман сиңа ашкына.
Оныт та син бөтен үпкәләрне,
Килеп басчы минем каршыма.

Оставьте комментарий