Яшьлек белән

Диңгез булып һәрчак чабып булмый,
Ярлар тыя берчак ташкынны.
Уй-хисләрем дулкынланыр әле,
Яшьлегемә кайтсам ашкынып.

Якты кичләр, назлы кичләр

Икәү эчкән чишмә шул ук,
Икәү тапкан тугай шул.
Тик үзебез менә,
Тик үзебез генә
Үзгәргәнбез бугай шул.

Юлларыма чыкма

Юлларыма чыкма — соңладың,
Күңелләрем тулы моңнарым.
Яшьлегемдә калды язларым,
Кабатланмас тәүге таңнарым.

Фәүзия җыры

Нинди матур озын юлга чыктык,
Янар чәчәк иде юл башы.
Чәчәк сулган, синең йөрәгеңә
Ниләр булган, яшьлек юлдашым?

Хатларым

Бер генә сүз кечкәй сәламенә
Зар-интизар йөргән чакларым.
Канатлары сынган аккош кебек,
Очалмыйлар сәлам хатларым.

Узган көннәр

Узган гомер — синең хакта кемнәр сөйләр?
Яшьлектәге дуслар, истә калган көйләр,
Без утырткан алмагачлар, саф чишмәләр,
Үз кулыбыз белән салган матур өйләр.

Тау ягы гүзәле Әлфинур

Китмә син яшьлектән, Әлфинур,
Унҗиде яшеңдә торып кал,
Мәңгегә картая белмәүче
Тау ягы гүзәле булып кал.

Тик бер йөрәк әгәр сагынса

Җан җылымны кушып җырлар язам,
Назлы күңелләргә үтсен дип.
Мәхәббәтем булып үз халкыма
Моң-җырларым барып җитсен дип.