Син кайтмадың (беренче вариант)

Бакчаларда гөлләр чәчәк атты,
Тормышыбыз кебек ямьләнеп.
Урман күлләренә аккош кайтты,
Сандугачлар килде әйләнеп.

Серле чәчәк

Исемеңне дә белмим,
Төсеңне дә белмим,
Хыялымда гына дәшәмен.
Кичен күзен йомып,
Иртән керфекләрен
Ача торган серле чәчәгем.

Сандугачым, дип чакыргач…

Сандугачым гына дип чакыргач,
Килеп китсәң генә ни була?
Тәрәз чиртеп сәламнәрем килсә,
Искән җилдә мин бар дип уйла.

Сагындыра бит ул туган як…

Яшьлек дустым китте туган яктан,
Ә мин калдым ялгыз кош сымак.
Туган ил изге ул,
Күңелдән бизми ул,
Сагындырыр әле туган як.

Очрарсың кебек юлымда…

Авыр мизгелләрне кичергәндә
Тәрәзәдә була күзләрем…
Ак кәгазьгә төшә шигырь булып
Аерылганда әйткән сүзләрең.