Фәүзия җыры

/«Янар чәчәк» пьесасыннан/

Нинди матур озын юлга чыктык,
Янар чәчәк иде юл башы.
Чәчәк сулган, синең йөрәгеңә
Ниләр булган, яшьлек юлдашым?

Яшьлегемне искә төшергәндәй,
Дәфтәр битен кичке җил ача.
Еракларда калган тавышыңны
Җил дә алып килми, ичмаса.

Мин югалттым янар чәчәгемне,
Көзләр җиткән, эзлим, табалмыйм;
Ут сал минем сүнгән йөрәгемә,
Синнән башка балкып яналмыйм.

Оставьте комментарий