Туган як моңнары

Туган яктан киткән чакта
Сагынмам кебек иде.
Йөрәктә сагыш утлары
Кабынмас кебек иде.

Туган як моңнарын
Җилләр аша сагынып тыңладым

Искән җилләр хәтерләтә
Туган як тарафларын.
Сандугачлы якты язын,
Сөйгәнем карашларын.

Туган як моңнарын
Җилләр аша сагынып тыңладым

Көтә мине туган ягым,
Саф һавалы иртәсе,
Туган ягым, моңлы ягым, —
Яшьлегем хәтирәсе.

Туган як моңнарын
Җилләр аша сагынып тыңладым

Оставьте комментарий