Мәхәббәт шушыдыр

Мин сиңа карыйм да,
Елларны саныйм да,
Гомернең узганын аңламыйм.
Тик яшьлек узмаган,
Узмаган ул заман,
Диеп мин үземне алдыймын.

Мәхәббәт сурәте

Язларда эзлим, эзлим гел сине,
Эзлим гөл арасыннан.
Юлларга карыйм, яз җиткәч, юллар
Яныңа илтә сыман.
Язларда мин барам гел урманга, урманга.
Адашам мин яшел җил-буранда анда.
Урманнарда чәчәк юрган,
Күңелемдә язгы буран,
Күкелдә буран,
Күңелдә язгы буран.

Мәхәббәт сатылмый

Күпме кеше үз бәхетен,
Сөйгән ярын тапмый.
Чөнки алар мәхәббәтне,
Уйынчык дип уйлый.
Яратуның синдә шулай,
Кадерен белмәдең.
Куңел ачыу сөю булмай,
Aңлап өлгермәдең.

Мәхәббәт күпере (беренче вариант)

Ике гашыйк яшьлек ярларында
Кавыша алмый озак тордылар.
Мәхәббәттән алар бергәләшеп
Гомерлеккә күпер кордылар.
Мәхәббәттән алар бергәләшеп
Гомерлеккә күпер кордылар.

Мәхрүм итмә…

Мәхрүм итмә мине, мәхрүм итмә
Җан өздергеч сихри моңнардан,
Моң тудырган гади исемеңне
Җырларыма кушып җырлаудан.

Мәхрүм итмә мине дөньядан!

Мәхрүм итмә мине, мәхрүм итмә
Җан арбарлык сихри моңнардан,
Моң тудырган гади исемеңне
Җырларыма кушып җырлаудан!