Мәхәббәт күпере (беренче вариант)

Ике гашыйк яшьлек ярларында
Кавыша алмый озак тордылар.
Мәхәббәттән алар бергәләшеп
Гомерлеккә күпер кордылар.
Мәхәббәттән алар бергәләшеп
Гомерлеккә күпер кордылар.

Зифа икән буегыз,
Котлы булсын туегыз.
Озын булсын гомерегез,
Бәхеткә күмелегез.
Котлы булсын, котлы булсын
Мәхәббәт күперегез.

Ике йөрәк бердәй тибә икән
Кавышканда кайнар иреннәр.
Мәхәббәтнең изге икәнлеген
Онытмагыз кияү-киленнәр.
Мәхәббәтнең изге икәнлеген
Онытмагыз кияү-киленнәр.

Зифа икән буегыз,
Котлы булсын туегыз.
Озын булсын гомерегез,
Бәхеткә күмелегез.
Котлы булсын, котлы булсын
Мәхәббәт күперегез.

Матурлата җирдә яшәүләрне
Сөюләрдән иңгән ямь генә.
Саф мәхәббәт, якты бәхет кенә
Юлдаш булсын сезгә мәңгегә.
Саф мәхәббәт, якты бәхет кенә
Юлдаш булсын сезгә мәңгегә.

Зифа икән буегыз,
Котлы булсын туегыз.
Озын булсын гомерегез,
Бәхеткә күмелегез.
Котлы булсын, котлы булсын
Мәхәббәт күперегез.

Оставьте комментарий