Мәхрүм итмә…

Мәхрүм итмә мине, мәхрүм итмә
Җан өздергеч сихри моңнардан,
Моң тудырган гади исемеңне
Җырларыма кушып җырлаудан.

Язмыш безне туры китермәгән
Гомер язы дигән бер мәлдә.
Соңга калдың, димә, көзнең дә бит
Үз яме бар күрә белгәнгә.

Күпме алар, күпме җир йөзендә
Соңга калып килгән сөюләр.
Үкенүләр җанны куырганда
Мәхрүм итмә сине күрүдән.

Баш өстемдә болыт куерганда,
Уйнаганда яшен күгемдә,
Мәхрүм итмә җылы карашыңнан,
Мәхрүм итмә җылы сүзеңнән.

Оставьте комментарий