Әйт бер генә тагы

Әллә ничек булды безнең сөю,
Бетә алмаслык мәңге төшенеп.
Үзем сөйдем, үзем күрә алмадым,
Үзем яндым, үзем өшедем.

Янбикә

Базарларга барсаң, ак тула ал,
Хакксынасын үзем түләрмен.
Әҗәлләрең җитсә, әйт үземә,
Янбикәм, Янбикәм,
Синең өчен үзем үләрмен.

Мәхрүм итмә…

Мәхрүм итмә мине, мәхрүм итмә
Җан өздергеч сихри моңнардан,
Моң тудырган гади исемеңне
Җырларыма кушып җырлаудан.

Мәхрүм итмә мине дөньядан!

Мәхрүм итмә мине, мәхрүм итмә
Җан арбарлык сихри моңнардан,
Моң тудырган гади исемеңне
Җырларыма кушып җырлаудан!