Мәхрүм итмә мине дөньядан!

Мәхрүм итмә мине, мәхрүм итмә
Җан арбарлык сихри моңнардан,
Моң тудырган гади исемеңне
Җырларыма кушып җырлаудан!

Тик мәхрүмнәр генә мәхрүм була
Мин яшимен әле, мин янам.
Дөньям минем синсез дөнья түгел,
Мәхрүм итмә мине,
Мәхрүм итмә мине,
Мәхрүм итмә мине дөньядан!

Мәхрүм итмә мине “бәлки” дигән
Тиле хыял белән янудан,
Кич озаткан чакта өшеп беткән
Кулларыңнан үбеп янудан!

Тик мәхрүмнәр генә мәхрүм була
Мин яшимен әле, мин янам.
Дөньям минем синсез дөнья түгел,
Мәхрүм итмә мине,
Мәхрүм итмә мине,
Мәхрүм итмә мине дөньядан!

Баш очымда болыт куерганда,
Яшен уйнаганда күгемдә,
Мәхрүм итмә җылы карашыңнан,
Мәхрүм итмә җылы сүзеңнән!

Тик мәхрүмнәр генә мәхрүм була
Мин яшимен әле, мин янам.
Дөньям минем синсез дөнья түгел,
Мәхрүм итмә мине,
Мәхрүм итмә мине,
Мәхрүм итмә мине дөньядан!

Оставьте комментарий