Торналар киткән чакта
Безне ташлап еракка,
Торналар киткән чакта.
Саубуллашу тавышлары,
Әллә ниләр уйлата.
Безне ташлап еракка,
Торналар киткән чакта.
Саубуллашу тавышлары,
Әллә ниләр уйлата.
Сыерчыклар оча. Оялар кала,
Балалары канат ныгытса.
Ата йорты моңсу булып кала,
Балалары китеп югалса.
Өметем өзелгәч,
Кайгыдан түзмәдем,
Ни эшләргә белми,
Киңәшче эзләдем.
Сандугачым, бик сайрыйсың,
Ни моңың бар бу айда?
Мин дә синең кебек моңлы,
Сабыр итәм шулай да.
Сандугач сайравы шундый моңлы,
Күңелләрем йомшый да гына.
Сандугачым, нигә синең моңың,
Кайгыларны арттыра гына?
Мәхәббәт мәхәббәт инде,
Кайларга куйыйм аны?
Авырмыни сагынырга
Өзелеп сөйгән ярны?
Сандугачлар китә инде,
Бик моңсу булыр инде.
Сайраулары күңелләрдә
Яңгырап торыр инде.
Сагышланмас ничек бу күңелең?
Моңсуланмас ничек карашың?
Төннәр буе таулар арасында
Сак белән сук оча адашып.
Сайра, сайра, син — сандугач,
Тыңлыйм матур тавышың.
Сине тыңлап таратамын
Эчемдәге сагышым.
Пар канатлар кагыналар
Дәръясында тормышның
Белми алар, аңлый алмый
Яңгызлыкның сагышын.