Сандугачлар

Сандугачлар китә инде,
Бик моңсу булыр инде.
Сайраулары күңелләрдә
Яңгырап торыр инде.

Сандугачлар озакламый
Тагын кайтып җитәрләр,
Безне тагын сагышлы да,
Бәхетле дә итәрләр.

Сандугачлар китә инде,
Кала моңнары гына.
Моңнарының күңелләрдә
Кала торганы гына.

Сандугачлар озакламый
Тагын кайтып җитәрләр,
Безне тагын сагышлы да,
Бәхетле дә итәрләр.

Сандугачлар китә инде,
Әллә иярик микән,
Әллә сандугач җырына
Без дә өйрәник микән?

Сандугачлар озакламый
Тагын кайтып җитәрләр,
Безне тагын сагышлы да,
Бәхетле дә итәрләр.

Оставьте комментарий