Сандугачым — гүзәлем

Сандугачым, бик сайрыйсың,
Ни моңың бар бу айда?
Мин дә синең кебек моңлы,
Сабыр итәм шулай да.

Сандугачым — гүзәлем,
Тибрәтмә тал үзәген;
Түзәргә калгач, түзәрмен,
Өзелсә дә үзәгем.

Сандугачның балалары
Талдан имәнгә очты;
Сандугачым телгә килеп,
Сабыр итәргә кушты.

Сандугачым — гүзәлем,
Тибрәтмә тал үзәген;
Түзәргә калгач, түзәрмен,
Өзелсә дә үзәгем.

Оставьте комментарий