Пар канатлар

Пар канатлар кагыналар
Дәръясында тормышның
Белми алар, аңлый алмый
Яңгызлыкның сагышын.

Пар канатлар, пар канатлар,
Сынмагыз, бөгелмәгез.
Үзәк өзгеч көзге җилдә
Сыңарлап өзелмәгез.

Пар канатның кәдерен белеп
Талпыныгыз күкләрдә.
Парлы чакта тормыш ямьле
Ялгыз калгач нишләргә?

Пар канатның хәле авыр
Ялгыз канат кагынсаң.
Җырлап күңел бастырасың
Янсаң, көйсәң, сагынсаң.

Оставьте комментарий