Чәчәкләр уяныр

Яз көннәренә олы ямь өстәп,
Аккошлар кайтты син киткән яктан.
Сәламнәреңне алар әйтмиләр
Миңа ерактан, миңа ерактан.

Асия (беренче вариант)

Җәй җиттеме кырда, чәчәкләрдән,
Казлар үрәләрдер такыя.
Синдә шаулап минем яшьлегемә
Җырлар булып килдең Асия.