Сайра, сайра, син — сандугач,
Тыңлыйм матур тавышың.
Сине тыңлап таратамын
Эчемдәге сагышым.
Сайра, сайра, син — сандугач,
Сайра, юат, күңелем ач;
Сайравыңнан җир ямьләнсен,
Чәчәк атсын алмагач.
Сайра, сайра, син — сандугач,
Басып тал — тирәгеңә.
Сайравыңнан хушлашам да
Алам ял йөрәгемә.
Сайра, сайра, син — сандугач,
Сайра, юат, күңелем ач;
Сайравыңнан җир ямьләнсен,
Чәчәк атсын алмагач.
Сайра, сайра, син — сандугач,
Моңлы тавышың белән;
Мин дә җырыңа кушылыйм
Кайгы-сагышым белән.
Сайра, сайра, син — сандугач,
Сайра, юат, күңелем ач;
Сайравыңнан җир ямьләнсен,
Чәчәк атсын алмагач.