Гөлләр (беренче вариант)

Гөлләр гөрләп чәчәк атканда,
Чегри күңелең синең, шатлана,
Гөлләремә көн дә су сибәм
Шатлыгыңны синең сакларга

Гүзәл бакча

Туган авылым балачагым кебек
Һәрчак төшләремә керәсең,
Гүзәл бакча булып төшләремә кереп
Үзәгемне нигә өзәсең?

Бәллүр чишмә

Безнең чишмә бәллүр, бер килеп күр,
Бер авыз ит саф су ләззәтен.
Безнең гүзәлләрне бер килеп күр,
Күкрәгеңдә сүнәр хәсрәтең.

Былбыл (беренче вариант)

Айлы төн, саф көзгедәй аяз һава,
Йолдызлар җем-җем итә, керфек кага.
Яраткан яшь йөрәккә мәхәббәттән
Татлырак ни бар табам бу дөньяда!

Быел язлар шактый иртә килде

Быел язлар шактый иртә килде —
Чәчкә атты шомырт бәйрәмгә,
Шул ук көнне бөртек-бөртек карлар
Сибелделәр, охшап сәйләнгә.

Бураннар (беренче вариант)

Сиңа кайтыр юлларымда —
Җәяүле буран
Юлларымны йөгрә-йөгрә
Чистартып куйган.
Колач җәеп каршы алды,
Нәкъ синең сыман.
Сиңа кайтыр юлларымда
Җәяүле буран.