Син дулкыннар тавышын тыңладыңмы?

Син дулкыннар тавышын тыңладыңмы
Өермәле шаулы диңгездә?
Без дулкыннар, менә, күбекләнеп,
Ашкынабыз кич тә, көндез дә.

Былбыл (беренче вариант)

Айлы төн, саф көзгедәй аяз һава,
Йолдызлар җем-җем итә, керфек кага.
Яраткан яшь йөрәккә мәхәббәттән
Татлырак ни бар табам бу дөньяда!

Казах вальсы

Йомшак нурлар сибә-сибә килә май,
Яшел киемнәрен кия киң тугай.
«Сагынып кайттым туып үскән илне» — дип,
Киң тугайда канат кага бер тургай.