Бәрәңге чәчәге

Исми җил, үсми гөл,
Кая ул яшеллек…
Көтмә дә яңгырны,
Күкрәүне, яшенне.

Күзгә дә күренмәс
Иң тыйнак бер чәчәк
Беренче төнне үк
Төшеңә керәчәк.

Бәрәңге чәчәге
Хыялда тирбәлә.
Күз яше аркылы
Әйтәлми ир бала…

Бәрәңге чәчәге
Сарылы, ак, көрән;
Далада юксынып,
Багларга мин керәм.

Күзгә дә күренмәс
Иң тыйнак бер чәчәк
Беренче төнне үк
Төшеңә керәчәк.

Яныңда чагында
Без сине күрмибез,
Тантана-бәйрәмгә
Күтәреп йөрмибез.

Күзгә дә күренмәс
Иң тыйнак бер чәчәк
Беренче төнне үк
Төшеңә керәчәк.

Мактану, шау-шудан
Ераксың, димәк, син —
Тормышта бик кирәк,
Бик кирәк бизәк син.

Күзгә дә күренмәс
Иң тыйнак бер чәчәк
Беренче төнне үк
Төшеңә керәчәк.

Оставьте комментарий