Гөлләр (беренче вариант)

Гөлләр гөрләп чәчәк атканда,
Чегри күңелең синең, шатлана,
Гөлләремә көн дә су сибәм
Шатлыгыңны синең сакларга

Гөлләр, гөлләр, чәчәк атыгыз
Көннәрем моңсу, матурлатыгыз.
Гөлләр, гөлләр, чәчәк атыгыз
Көннәрем моңсу, матурлатыгыз.

Тәрәз төбе гөл бакча гына
Бер чәчәксез чагы да була
Гөлләремә, язмыш, гомер бир,
Сабырлык бир канатларыма.

Гөлләр, гөлләр, чәчәк атыгыз
Көннәрем моңсу, матурлатыгыз.
Гөлләр, гөлләр, чәчәк атыгыз
Көннәрем моңсу, матурлатыгыз.

Оставьте комментарий