Ак карлар
Чорналды юлларга ак карлар,
Кавышты тагын да күп парлар.
Ак карлар салкынлы, ак карлар,
Ялгыз каеннарны кем барлар?
Чорналды юлларга ак карлар,
Кавышты тагын да күп парлар.
Ак карлар салкынлы, ак карлар,
Ялгыз каеннарны кем барлар?
Сибәлепкәй, сибәлепкәй генә ак кар яуа,
Яуа җиргә, яуа җиргә, яуа җиргә ак теләк.
Сине, сине — сөя, сөя,
Яна, яна — көя, көя,
Сүнә белмәс, сүнә белмәс, инде ут-йөрәк.
Ак калфыгыңның чуклары
Көдрә чәчкәйләреңә төште.
Синең лә миңа буласың юк,
Мәхәббәтем сиңа ник төште.
Ак калфагың киясең дә,
Су буена киләсең.
Мәхәббәттән җаным әрни,
Белмим, ничек түзәсе.
Ак каенны кочып елый Мәръям.
Күз яшьләре тама ак тузга.
Ниләр булды икән, ниләр генә
Ун җидесе тулган бу кызга?
Сандугачка серен сөйли
Өй артында ак каен.
Шул каенга сыенып елыйм
Сине сагынган саен.
Ах, дулкыннар,
Ак дулкыннар…
Уйный җилләр чыгуга.
Әй, кара күз, күңелем төште
Син сөйкемле сылуга.
«Башка берәү булгач уйларымда,
Бөтенләйгә кит син!» — диямен.
«Ак бәхетләр теләп, юлларына
Ап-ак ромашкалар сибәрмен.
«Ә ул кайда?!» — дигән дусларыма:
«Яратмый ул мине!» — диярмен.
Яшьлекнең язында очраштык, таныштык,
Табыштык — аккоштай тиң ярлар.
Син утка, мин суга әйләнеп хушлаштык,
Аерды яшенле яңгырлар.
Бир кулыңны, әйдә айга меник,
Күрәсеңме, айдан юл төшкән.
Без барасы якты айлы юлда
Гөлләр кебек йолдызлар үскән.